Муниципальное общеобразовательное учреждение

"Бакрчинская средняя общеобразовательная школа"

Подпись: Девиз организации

Шәүкәт  Галиев Һәм кыңгыраулы мәктәп еллары

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Апас төбәге Олы Бакырчы авылында игенче гаиләсендә туа. Бала һәм үсмер еллары авыр сугыш елларына һәм сугыштан соңгы кытлык чорына туры килә.

     И Тау ягым, туган ягым,                          Нужа—мине, мин—нужаны

Әрнегән, туңган ягым,                                  Ничә ел куган чагым,

Гомерлеккә илһам булып                           Ачык басу капкасыннан

Күңелгә тулган ягым.                                   Шәһәргә шуган чагым...   

И минем Олы Бакырчым,

Ата-бабам нигезе,

Сагынсак, чабудан тартып

Кайтарасың син безне…  - дип яза Шәүкәт абый еллар үткәч. Бакырчы җидееллык 

 мәктәбендә    белем ала.   Мәктәптә үк башланган әдәбиятка мәхәббәт тә гомерлек булган. Халык шагыйре биш томлык «Сайланма әсәрләр»ен туган мәктәбенә бүләк иткәндә: «Алтмыш ел элек хушлашсак та синнән аерылмаган, туган телебездән «өйгә эшне» үтәп яшәүче укучыңнан», - дип рәхмәтен белдерде.               

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шәүкәт абый Галиевнең туган мәктәбебезгә бүләк итеп биргән китаплары. Һәркем аның китапларын  яратып укый.

Яңа мәктәп нигезенә.

                    Олы Бакырчы мәктәбенә 150 ел

Бәпкә үлән үскән матур җирдә

Әсгать  хәзрәт Коръән укыды,

Белем йорты, синең нигезеңә

Какшамаслык иман утырды.

 

Теләк, фатихалар дога булды,

Изге җомга көнне, саф таңда-

Милләт рухын, туган тел кодрәтен

Насыйп булсын иде сакларга.

 

Шәҗәрәнең башы – мәдрәсәдән,

Йөз илле ел мәктәп тарихың,

Яңа гасырларның кояшына

Бик күп, бик күп булыр карыйсың.

 

Киләчәкнең дәртле балаларын

Авылымнан ел да дәшәрсең,

Бәхетле бул, мәктәп, мин ышанам,

Кыйблабызга карап яшәрсең!

                                 Бакырчы, 2000

Hosted by uCoz